Әниләрнең яңа туган балалардан иртә баш тарту, туучылар санын арттыру һәм гаилә институтын ныгыту буенча «Яңа тормыш – киләчәк өметләр» программасын тормышка ашыру кысаларында июнь аенда Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары «Әнигә бишек җырлары турында» дигән чара уздырдылар.
Сабыйны кабул итү аша үз-үзеңдә ышаныч хисен формалаштыру максаты белән булачак әниләр белән кечкенә лекция үткәрелде. «Сәламәт йокы – бала үсүенең төп шартларының берсе. Йоклаткан вакытта елаган сабыйның игътибарын башка әйбергә җәлеп итәргә, назлы, тыныч итеп җырларга, башка эмоциональ халәткә күчерергә кирәк. Бу эштә сезгә бишек җырлары ярдәм итәчәк», – диде белгечләр.
Йөкле хатын-кызларга «Әниләрнең бишек җырлары» видеоролигын карарга тәкъдим иттеләр, ә чара ахырында психологлар аларга «Сабыйлар өчен бишек җырлары» дигән белешмәлек тапшырдылар.