Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль ярдәм бүлеге белгечләре ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә булдылар. Чараның максаты – көтелмәгән хәлләрнең килеп чыгуын кисәтү.
Г.Р.Зиннәтова һәм Л.З. Хөсәенова ата-аналар һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр. Әңгәмә барышында балигъ булмаганнарга юлда, сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук социаль хезмәт алучылар яңа коронавирус йогышына бйәле барлык саклык чараларын үтәргә чакырдылар.