Буа интернат-йортында яшәүчеләр РФ Конституциясенә төзәтмәләргә карата үз фикерләрен белдерделәр

2020 елның 26 июне, җомга

Кичә, 25 июнь көнне, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча вакытыннан алда гомумроссия тавыш бирүдә катнаштылар.

Чара барышында коронавирус пандемиясе шартларында барлык санитар-эпидемиологик нормалар үтәлде. Тавыш бирүдә катнашучылар өчен дистанцияне үтәү, битлек һәм перчаткалар булу мәҗбүри шарт иде.

Бүгенге көндә Буа интернат-йортында 111 кеше яши. Алар барысы да тавыш бирүдә актив катнаштылар.

Чара РФ гамәлдәге законнары нигезендә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International