Минзәлә интернат-йортында өлкәннәр белән эшләүдә төрле методикалар кулланалар

2020 елның 26 июне, җомга

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Ирина Мөслимова «Пертра» терапия комплексын кулланып чара үткәрде.

Дәрес социаль хезмәт алучыларның күрү сәләтен, вак моторика, хәтер, сөйләм, логик фикерләүне, шулай ук танып белү һәм психик процессларны үстерүгә ярдәм итте. Моннан тыш, терапия комплексын кулланып үткәрелә торган чаралар концентрацияне ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International