Казан балаларына китапка мәхәббәт тәрбиялиләр

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре Идел буе районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре даими рәвештә яшь хезмәт алучылар өчен танып-белү чаралары уздыралар. Шушы көннәрдә «КлубОк» җәйге отряды балалары белән бергә белгечләр «Балаларга бергә укыйбыз» Республика акциясендә катнаштылар.

Төркем дәресе Шарль Перроның «Йоклаучы чибәркәй»әкияте материаллары буенча үткәрелде. Өлкәннәр, ә аннан соң балалар да чиратлап әкият укыдылар. Укудан соң әкиятнең сюжеты, геройларның гамәлләре турында фикер алышу булды. Дәрес ахырында балалар белән әкиятләр мотивлары буенча «Яхшылык явызлыкны җиңә»дигән интеллектуаль викторина үткәрделәр.

Үткәрелгән чараның максаты - баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен арттыру, аның интеллектуаль потенциалын арттыру, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International