«Мин сөйләшәм!» альтернатив коммуникация проекты Дәрвишләр бистәсе акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты базасында 2019 елның апреленнән бирле тормышка ашырыла. Проектта катнашучы балалар тәрбиячеләрне уңышлары белән сөендерәләр.
Проектны тормышка ашыру барышында максатчан төркем балалары коммуникатив партнерга теләгән предметны алу өчен карта бирергә өйрәнәләр, хәбәрләрне тапшыру өчен уңайлы карта куллана башлыйлар, карталарны сүзләр белән тәңгәлләштерергә тырышалар. Шулай ук интернат-йортта тәрбияләнүчеләр коммуникацион альбомнарда булган карталардан үзләре теләгән предмет карточкасын сайлый.
Балалар белән эшләү барышында педагоглар сюжетлы рәсемнәр, символлар, рәсемнәр, техник укыту чаралары (презентацияләр), сюжетлы һәм дидактик уеннар, уенчыклар, PECS карточкалары, коммуникаторлар, шулай ук сөйләшә торган линейкалар да кулланалар.