Казан шәһәренең социаль тәэмин итү үзәге «Бергә укыйбыз» акциясенә кушылды

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Балаларга бергә укыйбыз» Республика акциясе кысасында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр белән «Китап укуны ничек матур гаилә традициясенә әверелдерергә?» темасына фикер алышу оештырдылар.

Күп гаиләләрдә бергә уку традициясе бар икән инде. Ата-аналар бер-берсе белән яраткан автор һәм китаплары белән уртаклашты. Бүлек белгечләре исә гаилә укуларын оештыру буенча киңәшләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International