Балигъ булмаган балаларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Казан шәһәре халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең Вахитов районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Кем булырга?» циклыннан «Һөнәри җитлеккәнлек» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Дәреснең максатлары: һөнәр сайлауда ярдәм итү, үз өстеңдә эшләргә теләк формалаштыру, сайлаган һөнәр өчен кирәкле шәхси сыйфатларны яхшырту.
Дәрес барышында балигъ булмаган балаларның төрле сәләтләргә һәм талантларга ия булу диагностикасы ясалды, «Һөнәр сайлау формуласы» күнегүе үткәрелде, ул шәхеснең теге яки бу һөнәргә булган сәләтен, мөмкинлекләрен һәм җәмгыятьнең теге яки бу һөнәргә ихтыяҗын ачыкларга (эзләүгә) юнәлгән иде. Аннары «ПРОФИ-III һөнәри юнәлеш бирү системасы» компьютер программасы һәм «Уңышка омтылыш / уңышсызлыкка юл куймау» методикасы ярдәмендә яшүсмерләр психолог белән бергә үзләренең уңышка ирешүгә мотивация дәрәҗәсен анализладылар.