Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Чирмешән районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырыла торган вебинарлар циклында катнашуларын дәвам итәләр.
Дистанцион укыту чаралары барышында озак вакыт карауны оештыру белән бәйле мәсьәләләр күтәрелә. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның барлык ихтыяҗларын чагылдыручы индивидуаль программаларның дөрес төзелүенә аерым игътибар бирелә. Шулай ук хәйрия фонды вәкилләре вебинарларда катнашучылар белән бергә озак вакыт карау системасында катнашу өчен төрле оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге юлларын да карыйлар.