«Сугышның тере хроникалары» проекты төркеме Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хөсәен Гайсин улы Әбүнәевка рәхмәт хаты һәм диск бүләк итте.
«Сугышның тере хроникалары» проекты – Бөек Ватан сугышында катнашкан алабугалыларның һәм 1941-1945 еллардагы фаҗигале вакыйгалары шаһитләренең истәлекләре циклы. Проектның максаты – Ватанны саклаучылар, күренекле кешеләр һәм үткәндәге мөһим вакыйгалар истәлеген мәңгеләштерү, Россиянең хәрби данын саклау.
