«Веста» үзәге белгече балалар белән профилактик әңгәмә үткәрде

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Терроризм - җәмгыятькә куркынычлык янау» дигән онлайн-дәрес үткәрде. Әлеге чараның максаты терроризм һәм аның төрләре турында күзаллауларны формалаштыру буларак билгеләнде.

Тәрбияче дәресне «экстремизм» һәм «терроризм» төшенчәләре турында фикер алышудан башлады. Экстремизмның төрләре һәм терроризм күренешләренең формалары билгеләнде. Шулай ук дистанцион чарада катнашучылар белән терроризмнан саклану чаралары турында сөйләштеләр, терроризм янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен җентекләп өйрәнделәр.

Онлайн-әңгәмә барышында балалар үз белемнәре белән уртаклашты, сораулар бирде, ничек итеп террор корбаны булмаска, йорт шартлау куркынычы булганда нәрсә эшләргә, штурм очрагында үзеңне ничек тотарга – шушы сораулар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International