ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ксения Ведерникова «Татарстан шәһәрләре» темасына онлайн-дәрес үткәрде. Чарада 12 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты.
Дистанцион очрашу башында белгеч балаларга быел ТАССР оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелүен искәртте, ә аннары аларга Татарстан шәһәрләре турында видеопрезентация карарга тәкъдим итте. Чарада катнашучылар республиканың танылган музейлары, спорт һәм мәдәни объектлары һәм ТР шәһәрләренең башка истәлекле урыннары турында белделәр.
Дәрес ахырында балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм республика мирасын саклап калып арттырырга кирәк дигән фикер белдерделәр.