Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә Россиядә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Быел ак халатлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме 21 июньгә туры килде.
Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да медицина хезмәткәрләрен котладылар. Бу көнне учреждениедә бәйрәм музыкасы уйнады, ә медицина хезмәткәрләренә багышлап тәрбияләнүчеләргә карата кайгыртучанлык һәм сизгер мөнәсәбәт өчен җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Социаль хезмәт алучылар медицина хезмәткәрләрләренә игелек, оптимизм, сәламәтлек һәм эштә уңышлар теләделәр.
.jpg)