Бөгелмә районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» приютында «Без урам артистлары» исемле театр тамашасы үтте. Балалар тәрбиячеләр белән бергә үзләренең иң яраткан мультгероен сайладылар һәм бер-берсенә танылган әдәби әсәрләрдән өзекләрне күрсәтеп карадылар.
Учреждение тәрбиячеләре фикеренчә, театр эшчәнлеге балаларны төрле тормыш хәлләрен кичерергә, үз карашларын якларга өйрәтә. Нәкъ менә театр түгәрәге ярдәмендә балаларда үз-үзеңне тоту тәҗрибәсе туплана, чөнки барлык әдәби әсәрләр дә әхлак тәрбияләүгә юнәлтелгән.