«Татнефть» ГАҖ Әлмәт шәһәренең «Ветеран» тернәкләндерү үзәгенә индивидуаль саклану чаралары рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтте.
Учреждениегә 11 меңнән артык битлек, 300 литр антисептик чара, 2 рециркулятор һәм 1000нән артык перчатка тапшырылды. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр озак вакытка шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителде.
Исегезгә төшерәбез, республикада татарстанлыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык иҗтимагый инициативаларны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» массакүләм хәрәкәте берләштерә.