«Веста» үзәге «Социаль склад» проектында катнаша

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Түбән Кама муниципаль районында авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне социаль яклауга, шул исәптән билгеле бер яшәү урыны булмаган затларны реабилитацияләүгә, социаль һәм хезмәт интеграциясенә юнәлдерелгән «Социаль склад» проекты тормышка ашырыла. Быел Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге бу проектны гамәлгә ашырыр өчен РФ Президенты грантын отты.

Мондый гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсе зур булган Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге проектны тормышка ашыру буенча партнер булды.

Барлык кешеләр дә кием-салым, аяк киеме,  балалар товарлары, мебель һәм беренче чиратта кирәкле башка әйберләрне сатып алу мөмкинлегенә ия түгел. Нигездә, гаиләнең кереме азык-төлек сатып алу һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә китә. Бу бигрәк тә балалы гаиләләргә һәм ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга кагыла.

Проект кысаларында «Веста» үзәге белгечләре шәһәр микрорайоннарында һәм Түбән Кама муниципаль районында халык арасында мәгълүмати-агитация эшләре алып барачаклар, «Социаль склад» эше турында листовкалар-белдерүләр таратачаклар. Бу листовкаларда  урнашу җире, эш вакыты һәм элемтә өчен телефон номерлары турында мәгълүмат урын ала. Битараф булмаган кешеләр халыкның социаль якланмаган катламнары өчен кием-салым һәм аяк киемнәрен тапшыра алачак. Шулай ук үзәк белгечләре консультатив һәм методик ярдәм күрсәтәчәкләр.

Проектның партнерлары: Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының район социаль яклау идарәсе, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, яшьләр эшләре идарәсе, НТР телерадиокомпаниясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International