Бүген барлык социаль учреждениеләрдә һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәләр.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 78 социаль хезмәткәр эшли. Белгечләр үз карамагындагыларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Быел Социаль хезмәткәр көне уңаеннан котлау һәм тантаналы чара гадәти булмаган форматта, иң күбе 12 кешедән торган төркемнәрдә узды. Тармак хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм чәчәкләр тапшырылды.