Саф һавага тренажер белән

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавадагы чаралар файдалы үткәрелә. Шәфкать туташы Венера Сальманова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар Агашин тренажеры кулланып, күнегүләр башкаралар. Интернат-йортта яшәүчеләрнең күбесе йөрәк-кан тамырлары һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кичергән, һәм мондый дәресләр аларга үзләрен яхшы формада тотарга ярдәм итә.

Агашин тренажеры – дулкынлы биомеханик тренажер. Интернат-йорт хезмәткәрләре сүзләренә караганда, ул яхшы тернәкләнү эффектына ия һәм мускулларның барлык төркемнәренә яхшы тәэсир итә. Әлеге дәресләр нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның гомуми хәле яхшыра һәм аларның үз көчләренә ышанычы арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International