Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары хезмәт алучылар белән дистанцион рәвештә эшләүне дәвам итәләр.
Бүлек психологы С.Г. Яһудина үткәргән дәресләр ата-ана һәм бала арасында җылы мөнәсәбәтләрне саклауга юнәлдерелгән. Балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә төрле ысуллар һәм техникалар кулланыла. Арт-терапия төрле борчуларны җиңәргә булыша торган ысуллар арасында беренче урынны алып тора.
Арт-терапия – ул җан һәм тән өчен күнегүләр. Ул кешенең эчке хәләтен нормага китерергә ярдәм итә, эштән ләззәт алырга булыша. Шулай ук арт-терапия дәресләре баланың образлы фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә.