7 июньдә Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшәүче Мария Алексеевна Суслова үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аңа 100 яшь тулды.
ТАССР яшьтәшен искиткеч юбилее белән аның туганнары һәм якыннары, шулай ук район җитәкчесе Михаил Афанасьев котлады. Мөхтәрәм кунак юбилярга бәхет, иминлек, муллык һәм тыныч күк йөзе теләде.
Мария Алексеевна 1920 елның 7 июнендә күп балалы гаиләдә туа. Аның ике абыйсы фронтта һәлак була, ә ул сеңлесе белән тылда хезмәт куялар.
М.А. Суслова дүрт бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Үзенең гасырлык юбилеенда ул үзен бик яхшы хис итә, котлаулар кабул итә һәм алда әле бик күп бәхетле мизгелләр булыр дип ышана.
Фото чыганагы: ТР Яшел Үзән МР рәсми сайты