Министр Эльмира Зарипованың Социаль хезмәткәр көне уңаеннан мөрәҗәгате

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле социаль яклау хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары, кадерле хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!

Татарстан Республикасының социаль тармагы 9,6 мең хезмәткәрне берләштерә. Ел саен 1,7 млн татарстанлы кирәкле социаль ярдәм ала, республикада 117 дәүләт учреждениесе эшли. Тармак белгечләре көн саен күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, ветераннарга һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтәләр.

Социаль эш формалары һәм сыйфаты елдан-ел камилләшә, яңа методикалар һәм технологияләр кертелә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең спектры киңәя, матди-техник җиһазланыш дәрәҗәсе үзгәрә. Әмма социаль хезмәткәрләрнең игелеге һәм намуслылыгы үзгәрешсез кала. Тармак белгечләре гражданнарга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтеп кенә калмыйлар, ә үзләрен башка кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә багышлыйлар. Ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар өчен социаль хезмәткәр гаилә әгъзасына да әверелә.

Бүген, яңа коронавирус инфекциясе аркасында туган катлаулы санитар-эпидемиологик чорда, социаль өлкә хезмәткәрләре шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар булып та хезмәт куялар. 28 марттан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең кайнар линияләренә һәм «Без ярдәм итәчәкбез!» колл-үзәгенә республика халкыннан 17,5 меңнән артык шалтырату килеп иреште.

Хөрмәтле коллегалар! Әлеге матур бәйрәмдә сезгә үз эшегезгә тугры һәм намуслы мөнәсәбәтегез, сабыр һәм ярдәмчел булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International