Электроскутер – социаль хезмәткәрнең ышанычлы ярдәмчесе

2020 елның 5 июне, җомга

Гөлназ Сабирова Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2005 елдан бирле социаль хезмәткәр булып эшли.

Белгеч муниципаль районның төрле торак пунктларында яшәүче алты социаль хезмәт алучыга социаль хезмәтләр күрсәтә. Үз карамагындагы кешеләргә мөмкин кадәр тизрәк барып җитәргә социаль хезмәткәргә электроскутер ярдәм итә. Тимер дус вакытны гына түгел, көчне дә саклап кала, чөнки Гөлназ Сабировага көн саен гражданнарга азык-төлек, дарулар, медицина әйберләре, су китерергә туры килә.

«Электроскутер белән тиз, ышанычлы һәм уңайлы», – дип уртаклаша социаль хезмәткәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International