Россиядә инвалидлар өчен тернәкләндерү чараларын алыштыру гадиләштерелде

2020 елның 5 июне, җомга

Россиядә инвалид гражданнар өчен техник тернәкләндерү чараларын алыштыру тәртибе гадиләштерелде. Хезмәт министрлыгының тиешле боерыгына кул куелды һәм ул Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде. Хәзер электр үткәргече булган кресло-коляскаларны һәм аяк һәм гәүдә өчен аппаратларны (ортезларны) алыштырыр алдыннан экспертизага җибәрергә кирәкми.

«Без иҗтимагый оешмалар һәм «Бердәм Россия» партиясе депутатлары белән берлектә тернәкләндерү чараларына экспертиза үткәрү турында норманы куллану практикасын анализладык. Экспертизадан соң 90 % очракта ортезлар инде ремонтка ярамый, шул ук вакытта алыштыру алдыннан аларны медик-техник экспертизага тапшыру инвалид кешеләр өчен уңайсызлыклар тудыра иде», – дип аңлатты хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Кабул ителгән төзәтмәләр нәтиҗәләре буенча, кресло-коляскаларны һәм ортезларны алыштыру эксплуатация срогы чыккач, өстәмә тикшерүләрдән башка башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Хезмәт министрлыгы тарафыннан инвалид гражданнарга тернәкләндерү чараларын теркәлү урыны буенча түгел, ә яшәү урыны буенча алырга мөмкинлек бирүче федераль закон проекты эшләнгән иде. Документ профильле министрлыклар белән килештерелде һәм Хөкүмәткә җибәрелде. Закон проекты Хөкүмәт тарафыннан хупланганнан соң, тернәкләндерү чараларын алу тәртибен гадиләштерүче норма Дәүләт Думасына карауга кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International