«Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында Кукмара районының «Тылсым» комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Мифтахова «Безнең хисләр дөньясы» дигән дистанцион дәрес үткәрде.
Балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашкан дәрес баланың эмоциональ хәлендә, аның кәефендә һәм гомумән үз-үзен тотышында уңай тәэсир итүче махсус психологик атмосфера булдыруга юнәлтелгән иде.
Дәрес барышында социаль педагог балигъ булмаганнарны төп эмоцияләр белән таныштырды. Балалар кешенең эмоциональ халәтен аның хәрәкәтләре һәм мимикасы буенча ничек билгеләргә мөмкин икәнлеген белделәр. Чара ахырында балалар кәеф агачы ясадылар, анда һәркем үзенең эмоциональ халәтен чагылдырды.