Минзәлә интернат-йортында аз хәрәкәтләнүчеләр дә спорт белән шөгыльләнә

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә төрле спорт чаралары үткәрелә. Бүген учреждение карамагындагылар «Тупны тот» уены уйнадылар.

Хәрәкәт активлыгының мондый төре дәвалау һәм тәрбия бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә. Коллектив уен вакытында интернат-йортта яшәүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алалар, шул исәптән дустанә аралашудан да. Башкарыла торган күнегүләр комплексы аз хәрәкәтләнүче гражданнарның моторикасына һәм психоэмоциональ торышына яхшы тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International