Ютазы районы балаларын дистанцион рәвештә бәйрәм белән котладылар

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган онлайн-акция уздырдылар.

Профилактик акциядә катнашу өчен район социаль яклау бүлеге мөдире Зәрия Рәшитова, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Салават Мөхәммәтов, табиб-педиатр Кристина Вәлиуллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марс Гәрәев, тәрбия эшләре һәм балаларга өстәмә белем бирү буенча методист Светлана Бордачева, полиция майоры Рөстәм Ногманов һәм мәдәният бүлеге вәкилләре җәлеп ителде. Профилактика субъектлары җитәкчеләре балаларны онлайн режимында бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International