Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балигъ булмаганнар арасында шахмат турниры узды.
«Шахмат тактасы иленә сәяхәт» театральләштерелгән уен формасында интеллектуаль чараны учреждение педагоглары Ольга Петрова һәм Энҗе Булатова оештырдылар. Балалар шахмат фигуралары белән таныштылар, интеллектуаль мәсьәләләр чиштеләр, ә аннары шахмат уенында көч сынаштылар.
Мавыктыргыч сәяхәт ахырында җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Балалар кызыклы уен өчен педагогларга рәхмәт белдерделәр.