«Өмет утравы» үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең чираттагы дәресе узды

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес узды. Яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле хәл аркасында дәрес видеоконференция режимында, дистанцион рәвештә узды.

«Гигиена процедураларын үткәрү кагыйдәләре» темасына укуларна өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Антонина Банникова үткәрде. Тыңлаучыларга гигиена процедуралары үткәрүнең төп принциплары, кулларны юу кагыйдәләре, авыз һәм борын куышлыгы гигиенасы, күзләр гигиенасы һәм ваннада юындыру кагыйдәләре турында сөйләделәр. Түшәктә юыну кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Презентация рәвешендә экранда процедураларны үтәү алгоритмнары һәм аларны уздыруны җиңеләйтә торган заманча җайланмалар чыгарылды.

Чара ахырында белгеч тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде һәм өлкән яшьтәге кешеләрне дөрес карау өчен киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International