Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү һәм хокукый белемнәрне пропагандалау максатыннан Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Илемнең киләчәге минем кулларда» дигән лозунг астында чаралар узды.
«Гадел җәмгыять – көчле дәүләт» эшлекле уенында тәрбияләнүчеләр коррупциянең төп терминнары белән таныштылар, бирелгән темага мәкальләр искә төшерделәр, ә «Яхшы-начар» тематик уенында, тәкъдим ителгән хәлләрне анализлау юлы белән, коррупция турында белемнәрен ныгыттылар. Шулай ук чара барышында балалар мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен үзләштерделәр, төркемдә эшләргә һәм үз карашларын белдерергә өйрәнделәр. Балалар коррупциягә тискәре карашларын «Гадел яшәргә телим!» темасына рәсемнәрдә чагылдырдылар.
Чараларда 18 бала катнашты.