Менделеевск муниципаль районындагы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Бакчачылык» юнәлеше буенча эш дәвам итә. «Домоводство» клубы кысаларында балаларны үсемлекләр үстерергә, аларны утыртырга, су сибәргә һәм аларны карарга өйрәтәләр.
Яз башында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә чәчәкләр утырттылар. Бу үсентеләр белән алар комплекслы үзәк территориясендәге клумбаларны бизәргә ниятләгән иде.
28 май көнне бүлек белгечләре дистанцион рәвештә чираттагы дәрес үткәрделәр. Чараның темасы – «Үсентеләрне ничек дөрес утыртырга?». Балаларга үсемлекләрнең көндәлек су сибүгә, тәрбияләүгә мохтаҗ булуы турында сөйләделәр. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен айлар буе көтәргә кирәк булу балаларда сабырлык һәм теләгәнне бары тырыш хезмәт белән генә алырга мөмкин икәнлеген аңлау тәрбияли.