Минзәләдә урнашкан "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә түгәрәк өстәл булып узды. Биредә педагоглар девиант тәртипле балаларның үз-үзләрен тотышы хакында сөйләштеләр һәм "РФ балалар һәм балалары булган гаиләләрнең хәле турында доклад" хакында фикер алыштылар. Чарада катнашкан һәркем әлеге документка карата үзенең уй-фикерләрен җиткерде.
Чараның икенче бүлегендә "Балаларның девиант тәртибе" дигән темага лекция укылды. Аны түгәрәк өстәл артында утыручыларга үзәкнең укытучы-дефектологы әзерләгән иде.
Бу көнне яңгыраган докладлардагы мәгълүмат үзәктә эшләүче яшь хезмәткәрләргә аеруча файдалы булды. Алар девиант тәртипле балалар белән эшләү хакында күп яңа белемнәр тупладылар.