Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Язгы-җәйге сезон башлану белән, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр саф һавада зарядка ясый башлый. Барлык физкультура дәресләре учреждениедә «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» девизы астында уза.

Чираттагы иртәнге зарядкада социаль хезмәт алучылар обруч белән эшләделәр, туп белән уйнадылар. Спорт чарасыннан соң, шәфкать туташы Наталья Сергеевна үз карамагындагыларга махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында саклык чаралары турында тагын бер кат искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International