Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән дәресләр дәвам итә.
Кичә социаль эш буенча белгеч Ольга Бочкарева күзе күрмәүче социаль хезмәт алучы белән индивидуаль дәрес үткәрде. Ул кулларның вак моторикасын, тактиль тойгыларны, әйләнә-тирәдә ориентлашуны яхшыртуга юнәлдерелгән иде. Дәрес вакытында өлкән кеше бизиборд – вак моторика үсеше өчен төрле элементлары булган агач такта белән эшләде.