Бүген Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Пионерия көнен билгеләп үттеләр.
Чараның максаты гражданлык хисе һәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләү иде. Чара тантаналы линейка белән башланып китте, анда балалар Пионерия турында бик күп яңа мәгълүмат белә алдылар. Тәрбиячеләр пионерлар оешмасының барлыкка килүе, аның символлары һәм традицияләре турында сөйләделәр.