Татарстанның барлык районнарында социаль хезмәтләр алучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Янгыннарны кисәтү һәм булдырмау максатыннан Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында әңгәмәләр уздыралар.

Өлкән яшьтәге кешеләргә янгыннарның төп сәбәпләре турында сөйлиләр, электр җиһазларыннан куркынычсыз файдалану таләпләрен, янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаталар. Районның һәр кешесенә тематик белешмәлекләр тапшырыла. Шулай ук COVID-19 профилактика максатларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре даими рәвештә инструктажлар үткәрәләр, киңәшләр бирәләр.

Республиканың башка муниципаль районнарында да мондый эш алып барыла. Мәсәлән, 15 май көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Янгын куркынычсызлыгы һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән темага дәрес үткәрелде. Чарада 12 кеше катнашты, яшәүчеләрнең һәм хезмәт күрсәтүче персоналның 100 % ы инструкция узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International