«Исток-Башлангыч» үзәге белгече балалар өчен виртуаль экскурсия оештырды

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Лиана Габидуллина мәдәният һәм сәнгать тарихы белән танышу, балигъ булмаганнарның күзаллауларын киңәйтү, гүзәллек хисен үстерү максатыннан чара уздырды. Ул Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында үткәрелде.

12 балигъ булмаган хезмәт алучылар «Музейлар – тарихны саклаучылар» дигән презентация карадылар һәм музейларның барлыкка килү тарихы турында белделәр, дөньяның иң беренче һәм иң популяр музейлары турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук балалар Дәүләт Рус музеенда онлайн-экскурсиядә булдылар, анда «Бөек Ватан сугышы» дигән виртуаль күргәзмә белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International