«Тылсым» үзәге социаль хезмәткәрләре өлкәннәрнең компьютер белемен арттыра

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Компьютер ликбезы» технологиясе тормышка ашырыла. Технологиянең максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер һәм Интернет белән эшләү күнекмәләренә өйрәтү.

Чираттагы дәрестә өйдә социаль хезмәтләр алучы Зәйнәп Барый кызы катнашты. Социаль хезмәткәр Әлфия Насыйбуллина аны Microsoft Word текст редакторы һәм аның мөмкинлекләре белән таныштырды. Зәйнәп Барый кызы компьютерда текст җыярга һәм аны системада сакларга өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International