Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомер мәктәбе» инновацион технологиясе тормышка ашырыла. Аның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның мөмкинлекләрен активлаштыру, аларның социаль активлыгын, физик һәм психик сәламәтлеген саклау.
Интернат-йортта өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инновацион методикалар эшләнә һәм гамәлгә кертелә, күрсәтелә торган тернәкләндерү хезмәтләренең сыйфаты яхшыра.
Аерым игътибар аз хәрәкәтләнүче гражданнарга бирелә. Алар белән гомуми ныгыту күнегүләре, сулыш гимнастикасы үткәрелә.
Интернат-йортта тормышка ашырыла торган программалар социаль хезмәт алучыларны сәламәтләндерүгә, аларның актив озын гомерлек чорын арттыруга, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен саклауга юнәлдерелгән.