Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында үзизоляция режимының башы май бәйрәмнәренә туры килде. Бу – территорияне җыештыру һәм бакча эшләре вакыты.
Учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар территорияне чистарттылар, клумбалар каздылар, бордюрлар һәм агачлар агарттылар, эскәмияләр һәм коймалар буядылар, чәчәкләр утырту белән шөгыльләнделәр. Социаль хезмәт алучылар, үз мөмкинлекләреннән чыгып, хезмәткәрләргә бик теләп ярдәм иттеләр.
Шул ук вакытта белгечләр гарденотерапия буенча дәресләр үткәрәләр. Бакча терапиясе өлкән яшьтәге кешеләргә стресстан арынырга ярдәм итә, кәефне күтәрә.
Кайбер яшәүчеләрнең инде помидор, борыч үсентеләре әзер. Социаль хезмәт алучылар үзләренең яшелчәләрен һәм чәчәкләрен үзләре карый һәм үстерә алсын өчен, алар өчен учреждение территориясендә аерым җир кисәге бүлеп бирелде.