«Наз» приютында учреждениене төзекләндерү белән шөгыльләнәләр

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында учреждениене төзекләндерү буенча актив эш алып барыла.

Әйтик, тәрбияләнүчеләрнең йокы бүлмәләрендә, төсле буяулар ярдәмендә, диварларда чәчәкләр чәчәк атты, күбәләкләр пәйда булды, дулкыннарда дельфиннар һәм балаларның яраткан персонажлары барлыкка килде. «Домоводство» түгәрәгендә приютта тәрбияләнүчеләр бүлек мөдире Фәйхүнә Фоат кызы җитәкчелегендә чәчәк үсентеләре утырттылар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан приют хезмәткәрләре розалар аллеясы утыртты. Болар барысы да балаларны уңышлы тернәкләндерү һәм социальләштерү өчен шартлар тудыру өчен приют хезмәткәрләренең кайгыртучан куллары белән эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International