«Асылташ» социаль приютында көчлеләр һәм кыюлар өчен уен узды

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Солдат сукмагы» дигән хәрби-спорт уены үткәрелде.

Балалар командаларга бүленде, аларның һәркайсына спорт һәм интеллектуаль биремнәр белән берничә станция узарга туры килде. «Медсанчасть» станциясендә тәрбияләнүчеләр төрле җәрәхәтләр вакытында беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр, «Баш мие штурмы» станциясе мөһим тарихи вакыйгалар буенча белемнәрне тикшерергә мөмкинлек бирде. Шулай ук балалар «Каршылыклар юлы», «Плац» һәм «Музыкаль турнир»да булдылар. Саф һавада кыр кухнясы оештырылган иде, анда барлык катнашучыларны тәмле чәй белән сыйладылар.

Уен барышында тәрбияләнүчеләр яңа белемнәр, кыйммәтле практик тәҗрибә, уңай энергия һәм яхшы кәеф алдылар. Мондый чараларда катнашу балаларга ихтыяр көчен ныгытырга, ватанга мәхәббәт рухында үз карашларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International