Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр волонтерлардан видеосәламнәр алдылар

2020 елның 19 мае, сишәмбе

«Хат язышу буенча оныклар» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында «Старость в радость» бөтенроссия хәрәкәте волонтерлары Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче әби-бабайларга аралашу сөенече бүләк итәләр. Интернат-йорт карамагындагылар Казан, Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән, шулай ук Израиль, Франция, Германия һәм Бөекбританиядән хатлар алалар.

Коронавирус белән бәйле хәл аркасында, почта аша хатлар алу туктатылды. Хәзер «Без янәшәдә» бөтенроссия онлайн-акциясе кысаларында әби-бабайлар волонтерлардан видеосәламнәр алалар. Интернат-йортта яшәүче Владимир Петрович бу яңалыкны беренче булып сынап карады. Германиядән видеосәламләү аны бик сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International