Битлек режимын катгый үтәү шартларында социаль куркыныч хәлдә булган 319 гаилә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителде. «ФармМедПолис РТ» ҖЧҖ Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 10 000 битлек бүлеп бирде.
Билгеләп үтик, республикада татарстанлыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык иҗтимагый инициативаларны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» массакүләм хәрәкәте берләштерә.