Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инде күп еллар Павел һәм Нина Сидоровлар эшли.
Социаль хезмәткәр Нина Тихоновна 17 ел үз карамагындагыларга ышанычлы ярдәмче булып тора. Социаль өлкәдә 14 ел хезмәт стажы булган Павел Пантелеймонович машина йөртүче булып эшли һәм «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыруны тәэмин итә.
Әти-әнисе юлыннан Сидоровларның олы кызлары Людмила да китә. Менә инде 4 елдан артык ул, әнисе кебек үк, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтә, һәркем белән уртак тел таба белә.
Сидоровлар – тыйнак, хезмәт сөючән, җаваплы, ышанычлы кешеләр. Нәкъ менә шундый хезмәткәрләр коллективның нигезе булып тора да инде.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Сидоровлар гаиләсенә коллектив исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды.