Буа районында социаль хезмәткәрләр гаиләсен бәйрәм белән котладылар

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

15 майда Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һөнәри династияләрне хөрмәтләү акциясенә кушылды.

Шакирҗановлар гаиләсендә гаилә башлыгы һәм аның тормыш иптәше бергә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшлиләр. Резеда Фазыл кызы социаль хезмәткәр булып 2004 елдан бирле эшли һәм 7 өлкән яшьтәге кешегә, шул исәптән 4 инвалидка хезмәт күрсәтә. Фәһим Җиһангәрәй улы комплекслы үзәктә 2010 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта аның карамагында 7 кеше.

Намуслы хезмәтләре өчен Фәһим һәм Резедә Шакирҗановлар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Шакирҗановлар гаиләсе намуслы хезмәткәрләр генә түгел, ә күп балалы тату гаилә дә. Алар өч бала үстерәләр. Бәйрәм көнендә социаль хезмәткәрләр гаиләсенә чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International