«Шәфкать» үзәге социаль педагогы дистанцион чара уздырды

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында Тукай районының «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар өчен дистанцион чара үткәрде.

«Туганнарга, яратканнарга багышлана» дигән чарада дүрт кеше катнашты. Алар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, үзләренең гаилә традицияләре һәм яраткан күңел ачу төрләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар һәм өлкәннәр уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International