«Юлдаш» интернат-йортының хезмәт династияләре

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

16 нчы май көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ике хезмәт династиясе вәкилләрен котладылар. Социаль тармакта династияләрнең гомуми хезмәт стажы 79 ел тәшкил итә.

Дмитриевлар-Попковлар династиясендә Надежда Викторовна склад мөдире, ә аның кызы Елена Сергеевна бухгалтер булып эшли. Аларның гомуми хезмәт стажы – 38 ел. Коллективта әнисе белән эшләгәндә кыз һәрвакыт өлкән һәм тәҗрибәле хезмәттәшен сынатмаска тырыша. Ә әнисе, үз чиратында, яшь белгечкә һәрвакыт ярдәм итә.

Капитоновлар династиясенең гомуми хезмәт стажы 41 ел тәшкил итә. Елена Семеновна социаль өлкәдә 1999 елдан бирле эшли, ул няня. Аның кызы Ирина Евгеньевна шәфкать туташы булып эшли, социаль тармакка ул 20 елын багышлаган.

Интернат-йорт директоры Елена Четырчинская һәм профком рәисе Елена Мезина белгечләргә эшкә намуслы караулары һәм югары һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерделәр, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International