Халыкара гаилә көне уңаеннан бүген Казан шәһәренең «Гаврош» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Музенитовлар династиясен хөрмәтләделәр. Әнисе белән кызы үз хезмәт юлын социаль өлкә белән бәйләгән.
Социаль эш буенча белгеч Мария Музенитова приютта чагыштырмача күптән түгел генә эшли. Аның әнисе, Светлана Музенитова, 2002 елдан бирле үз һөнәренә тугры. 17 елдан артык ул Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт куя.
Бүген Светлана Дмитриевна кызының эш урынында булды. Мариянең хезмәттәшләре белән танышуына ул бик шат иде, котлау һәм бүләкләр өчен приют җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.