Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хезмәт династиясе вәкилләрен котлады. Халыкара гаилә көне белән ведомство башлыгы Казан психоневрология интернаты хезмәткәрләрен котлады.
Хезмәт династиясе – һәр тармакның горурлыгы. Мондый династия Казан психоневрология интернатында да бар – бу Талия Рәхимова һәм аның кызы Алия Галләмова.
Талия Мөдәрис кызы учреждениедә 1997 елда, хисапчы булып эшли башлый, ә 2003 елның августында кадрлар буенча белгеч вазыйфасына күчерелә. Аның вазифасына оешманың бурычлары нигезендә персонал эшен оештыру, кадрларда ихтыяҗны билгеләү һәм оешманы кирәкле белгечләр белән тәэмин итү керә.
Талия Рәхимованың кызы Алия Галләмова Казан психоневрология интернатында 2019 елның мартыннан хезмәт куя. Социаль эш буенча белгеч буларак, ул гражданнарны беренчел кабул итүне оештыра, мөрәҗәгать итүчеләргә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итә.
Бәйрәм уңаеннан Эльмира Зарипова хезмәт династиясе вәкилләренә чәчәкләр, бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырды. Министр психоневрология интернаты белгечләренә киләчәктә дә һөнәри уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.
Татарстанлыларга гаилә традицияләренең мөһимлеге һәм кыйммәтләре турында искә төшерүгә юнәлдерелгән әлеге акцияне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тәкъдим итте.