Питрәч районында социаль хезмәткәрләр династиясенә бүләкләр тапшырылды

2020 елның 15 мае, җомга

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр – Мишаниннар-Гайнетдиновлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Татарстанлыларга гаилә традицияләренең мөһимлеге һәм кыйммәтләре турында искә төшерүгә юнәлдерелгән әлеге акцияне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тәкъдим итте.

Ольга Мишанина социаль хезмәткәр булып 2010 елдан бирле эшли. Кызы Алена Гайнетдинова әлеге һөнәр буенча узган елның мартыннан бирле хезмәт куя. Гаиләнең гомуми хезмәт стажы 11 елдан артык.

Районның социаль яклау бүлеге һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре исеменнән хезмәт династиясен район социаль яклау бүлеге начальнигы Р.Р. Сәхәбиева һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Э.И. Хәйруллина котладылар. Тантаналы рәвештә гаиләгә рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International